«Онытылган вальс» ретро-кичәсе (18+)

15 гыйнварда 5 нче санлы китапханәдә, «Киң күңелле күршеләр» клубы эше кысаларында, өлкән яшьтәге укучылар өчен «Онытылган вальс» ретро-кичәсе узды. 
Клубка йөрүчеләр XVIII гасырның Австрия композиторы Моцарттан башлап үз иҗатында вальска жанр буларак мөрәҗәгать иткән замандашларыбызга кадәр вальс тарихы белән танышты. Кичәдә композитор Иоганн Штраусның «Сказки венского леса» әсәреннән видеоөзекләр, Бөек Ватан сугышы вакытларының «Фронтовой санбат» вальсы күрсәтелде. Китапханәче экранлаштыру барышында классик язучылар Л.Н.Толстой һәм А.П.Чехов турында сөйләде, аларның әсәр геройлары да вальс башкара. Клуб әгъзалары очрашу вакытында Александра Пахмутованың Николай Добронравов сүзләренә иҗат иткән «Рус вальсы»на кушылып җырладылар.  

Поделиться: